Альберт Хәбибуллин: Татарстан Президенты вазыйфасы киләсе сайлауга кадәр сакланачак

Татарстанның югары вазыйфаи заты атамасын үзгәртү турындагы карар компромисс булып тора, чөнки Татарстан Президенты вазыйфасының киләсе сайлауларга кадәр гамәлдә булуы күздә тота. Аннары бу исемне Татарстан Республикасының Рәисе атамасы алыштырачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелешен һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин хәбәр итте.

– Республиканың закон нигезендә сайланган Президенты үз вәкаләтләре беткәнче хәзерге вазыйфаи исемен саклаячак. Ә яңа исем – Татарстан Республикасы Рәисе – яңа сайланган югары вазыйфаи затка карата гамәлдә булачак, – дип аңлатты ул.

Комитет җитәкчесе искәрткәнчә, киләсе сайлау 2025 елның көзендә узарга тиеш.


Фикер өстәү