43 яшендә Альбина Мәхмүтова вафат: аның өч баласы калды

«Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Альбина Мәхмүтова вафат
Бүген, 2022 елның 24 декабрендә, 43 яшендә татар хәрәкәте активисткасы –  Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең җитәкчесе Альбина Харис кызы Мәхмүтова вафат булды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмәнең балаларының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә барысына да күркәм сабырлык бирсен. Альбина Харис кызының урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын.

/Татар конгрессы


Фикер өстәү