«Бердәмлек» газетасы журналисты вафат

Бүген төнлә озак авырудан соң «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы Алия Арсланова вафат булган, дип яза «Татар-информ».

«Алиягә узган ел апрельдә 40 яшь тулган иде. „Бердәмлек“ газетасында алты еллап эшләде. Арабыздан киткәненә әле дә ышана алмыйбыз. Алия үз эшенең остасы, барлык темага да яза, бөтен рубриканы алып бара иде. Ире, ике баласы — кызы һәм улы калды. Алия Яңа ел алдыннан хастаханәгә эләкте, өченче гыйнвардан бирле реанимациядә ятты», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәмлек» газетасы журналисты Эльмира Сәйфуллина.

Эльмира ханым әйтүенчә, бу Самараның киң җәмәгатьчелеге өчен зур югалту. «Гадел, искиткеч кеше иде. Бөтен Самара татарлары өчен зур югалту. Аны белмәгән кеше булмагандыр. Ул иртәгә, 13 февральдә, туган Яңа Ярмәк авылында җирләнәчәк», — дип сөйләде ул.

«Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Алия ханымның туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Олы йөрәкле, милли җанлы хезмәттәшебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын. Татар милләте өчен көчен аямыйча хезмәт итүе барлык татар кешеләренең күңелендә якты истәлек булып сакланыр», — диде Эльмира Сәйфуллина Самара татарлары исеменнән.


Фикер өстәү