Британия BBC news телеканалы Мамадышта узган чаналар фестивален күрсәткән

Британия BBC news телеканалының рус телендә тапшырулар алып баручы хезмәте сайтына Мамадышта узган SUNNYФЕСТ – чаналар фестивале турында сюжет урнаштырылган.

Узган шимбәдә бишенче – юбилей фестивале узды. Әлеге күңелле вакыйганы Беренче канал, Россия-24, Россия-1, ТНВ, республиканың барлык каналлары, Төркия телевидениесе яктыртты. Инде килеп, Британиянең рус телендә тапшырулар алып баручы яңалыклар хезмәте дә бу җәһәттән бик матур ролик урнаштырган. BBC журналистлары чана фестиваленең суыкка һәм коронавируска да карамастан үткәрелүенә шаккаткан


Фикер өстәү