Шартлау нәтиҗәсендә ике катлы «Магнит» супермаркеты җимерелгән

Владикавказда «Магнит» кибете урнашкан ике катлы бинада шартлау булган дип яза Телеграм канал.

Бинаның икенче катында шулай ук стоматология клиникасы булган. Күрше корылмалар шартлау вакытында зыян күрмәгән, дип хәбәр ителә. Телеграм-канал хәбәр иткәнчә, диварлар астында каравылчы табылган, аны медикларга тапшырганнар. Башка беркем дә зыян күрмәгән, чөнки шартлау супермаркет ачылганчы була, шуңа күрә эчтә сатучылар да, сатып алучылар да  булмаган. Фаҗиганың сәбәбе-газ шартлау.


Фикер өстәү