20 яшьлек акртисаның мәетен егетенең гримеркасында тапканнар

Һиндстанның танылган актрисасы Маниша Шарма 21 яше тулырга 11 көн кала үзенә кул салган дип яза prokazan.ru.

Фаҗига «Али Баба: сугыш легендасы» фильмын төшергәндә булган. Кызның гәүдәсен актер һәм аның егете Шизана Мохаммеда Кхана гримеркасында тапканнар. Актрисаны хастаханәгә алып китәләр һәм ул шунда үлә. Хәзерге вакытта полиция үлем шартларын һәм сәбәпләрен ачыклый.

Хокук саклау органнары бөтен төшерү төркемен тикшереп чыга һәм үз-үзенә кул салуга этәрергә мөмкин булган ике кешене тоткарлыйлар. Берсе — егете һәм кызның хезмәттәше.

Шарма 13 яшеннән кинода төшә башлаган, аның иң популяр фильмнары — «Император Ашока», «Одержимость», «Смотри еще раз», «Любовь через интернет». Берничә ел элек актрисага депрессия һәм борчылу диагнозы куелган булуы да билгеле.


Фикер өстәү