Автобус елгага төшеп 6 кеше һәлак булган

Испаниядә күпердән елгага пассажир автобусы килеп төшкән. Нәиҗәдә алты кешеүлгән, дип яза «Известия». Фаҗига Галисия провинциясендә булган.

Басма хәбәр иткәнчә, машина йөртүче идарәне югалткан һәм автобус коймаларны бәреп төшереп, елгага очкан.

Автобус йөртүчесе исән калган, дип яза «Газета.Ru». Тест күрсәткәнчә, авария вакытында ир-ат аек булган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.


Фикер өстәү