Мамадыш төзүчесе Роберт Сәлахетдинов: «Боздан атнага 100ләп фигура ясыйм»

Мамадыш районында яшәүче төзүче-рәссам Роберт Сәлахетдинов төсле буяулар белән генә түгел, кар һәм боздан да әллә нинди могҗизалар тудыра. Аның сыннары район оешмалары, кешеләрнең капка төпләрен бизи. Төп нигезе дә әкияткә тиңләрлек аның.

– Туган йортымның капкасы янында сыннарны дүртенче ел ясыйм инде.  Үземнең йортым да аннан ерак түгел. Чыршы, көймәдәге куяннар, узып баручы ел символы юлбарыска утырган куян, агач төбендәге калач, чебен гөмбәсе… Болар барысы да – якыннарыма Яңа ел бүләге. Вакыт булса, тагын  яңа геройларны өстәрмен, – ди 43 яшьлек сынчы.

Оешмалар, мәктәпләр дә бәйрәм кәефе өстәргә чакыра аны. Гадәттә, бер атна эчендә 100ләп фигурага җан өрә. Нинди генә җәнлекләр иҗат итмәгән?! Иртән сәгать 5тә торып, төнге 12гә кадәр дә эшләгән чаклары була икән. Заказлар күп, тик өлгереп кенә бетеп булмый, ди. Аның әйтүенчә, атнага бер шедевр да, шул ук вакытта 100ләп сыйфатлы персонаж да ясап була. Шулай ук райондашлары арасында үз капка төпләрен бизәтүчеләр дә бар. Матурлыкны кем яратмый!

Роберт – һөнәре буенча төзүче. Республиканың төрле район һәм шәһәрләре  буйлап йортлар төзеп кенә калмый, аларны бизәргә дә булыша. Шифаханә, ресторанмы, мәктәп, балалар бакчасымы – кая барса да, кулына тизрәк пумала ала. Краснодар, Санкт-Петербургка сәяхәтләрендә күргәннәрен дә кәгазьгә төшергән. Ясаган картина, рәсемнәре 10 меңнән арткан инде.

Беренче тапкыр сыннарны 1999 елда армиядән кайткач Түбән Камада ясаган ул. Шунда рәссам-бизәүче булып эшкә урнашкан. Шул ук вакытта Чаллы дәүләт педагогика институтында шушы юнәлештә белем алган. Биш ел читтән торып Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтында укыган, тик әле диплом алмаган.

Матурлык яратучы егеткә тормышта төрлесен күрергә туры килгән. Кавказда «кайнар нокта»ларда хезмәт иткән. Берничә тапкыр юл фаҗигасенә очраган. 2013 елда өч тапкыр операция кичергән. Сынауларга карамастан, ул дөньяны төрле матур төсләрдә күрергә тырыша, аннан яктылык эзләүдән туктамый.

– Аллаһы Тәгалә гомеремне саклады. Кешеләргә яхшылык эшлисем бар, димәк. Быел райондагы бер авылда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзедем. Гел акча дип кенә торып булмый. Кайчак бушлай да эшлим. Мәктәптә балаларга рәсемнәр ясыйм. 45 яшемә, иҗатыма багышлап, күргәзмә оештырасым килә, – диде Роберт Сәлахетдинов.

Сәрия  Мифтахова


Фикер өстәү