Роспотребнадзорда дуңгыз гриппы Россиянең бөтен төбәгендә теркәлүен әйткәннәр

Бүгенге көндә дуңгыз гриппы Россиянең барлык төбәкләрендә дә ачыкланган – ул гриппның иң киң таралган штаммы булып тора. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Шуның белән беррәттән соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 7 процентка кимегән, авыручыларның гомуми саны 1,7 миллион кешене тәшкил иткән. Шулай да, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова вазгыятьне даими контрольдә тотарга һәм яңа ел ялларында да, аннан соң да санитария-эпидемиология чараларын дәвам итәргә кушты.

Ковид буенча эпидемиологик вазгыять тотрыклы булып кала – авыручылар саны узган атнада шулай ук 7 процентка кимегән.

 


Фикер өстәү