«Черек күл» паркындагы шугалакны ачу тантанасында «Оммаж» төркеме чыгыш ясый

 Бүген Казанда «Черек күл» паркында боз шугалагы ачылачак. Программада фигуралы шуучыларның номерлары, «Оммаж» төркеме, диджейлар Malika һәм Dima Molotov чыгышлары көтелә. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Чара 18:00 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Тулы программаны сылтама буенча карарга мөмкин.

Килүчеләр өчен 400 пар тимераяк әзерләнгән. Аларны прокат пунктында өлкәннәр өчен – сәгатенә 200 сумга, балалар өчен 100 сумга арендага алырга мөмкин. Үзеңнең тимераякларың белән керү бушлай.

Прокат пункты бинасында кофейня һәм китап кибете эшли, анда җылынырга һәм ял итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, бу кышта Татарстан башкаласында тимераякта шуу өчен 101 урын – 81 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары белән 20 шугалак оештырылачак. Әйтик, «Ракета», «Локомотив» стадионнарында һәм Дубравная урамында шугалак салынган инде. Эш режимы һәм прокат бәясе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.


Фикер өстәү