15 яшьлек кыз фатиры бусагасында егылып үлгән: сәбәбе берничә

Уфада үз яшәгән фатир бусагасында борыны янында күбекләр булган 15 яшьлек кызның мәете табылган.

Мәктәп укучысы янында вейп һәм аның өчен сыеклык та булган. Яшүсмерне күршеләре тапкан, дип яза Shot Телеграм каналы.

Кызның әти-әнисе кул салырлык сәбәпләр булуын сизмәүләрен әйткәннәр. Моңа кадәр бер атна элек кыз югары булмаган температуралы грипп белән авырган. Мөгаен, аның үпкәсе шешкәндер, дип фаразлана.

Мәктәптә үлгән кыз турында бары уңай фикерләр генә әйткәннәр. Ул тәртипле һәм тырыш иде, дәресләрен калдырмады, сыйныфташлары белән мөнәсәбәтләре яхшы иде, дигәннәр.

Яшүсмер үлеме сәбәбе экспертиза нәтиҗәләреннән соң ачыкланачак.


Фикер өстәү