Суд 2021 елның сентябрендә Пермь дәүләт университетында атыш оештырган Тимур Бекмансуровны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән. Аның гамәлләре нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булды һәм 47 кеше зыян күрде.
Бекмансуров – әлеге уку йортының элеккеге студенты. Аны туктату өчен полиция атарга мәҗбүр булды. Соңрак аның ул аягы ампутацияләнде. Шунлыктан ул җәзаны йомшартуларын сорады.
Җинаять кылынган вакытта Бекмансуровка 18 яшь иде.