Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең Чаллыдагы утырышында катнашты

Чаллыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге җирле бүлекчәсе конференциясе узды. Утырышта быелгы эшкә йомгак ясап, алдагы чорга план расланды, партиянең «Мин – Чаллы кешесе! Мин – гражданин» проектын, «Навигатор» һөнәри ориентация проектын тормышка ашыру мәсьәләләрен карады, шулай ук кадрларга бәйле кайбер мәсьәләләрне хәл итте. Чарада Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе партиядәшләрен Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге, депутатлар исеменнән сәламләп, узып баручы елда башкарган эшләре, партия проектларында һәм уртак акцияләрдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
«Быел «Бердәм Россия»гә зур җаваплылык төште, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Партия махсус хәрби операция шартларында, моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы астында үзенең берләштерү миссиясен үти». Аның әйтүенчә, партия вәкилләре һәрвакыт халык арасында: сайлаучыларны тыңлыйлар һәм ишетәләр, килеп туган теге яки бу мәсьәләне тиз генә хәл кылу чараларын күрәләр. Кешеләр белән шулай эшләгәндә генә зур бурычларны үтәргә мөмкин. Партия хакимиятнең төрле баскычларында карарлар кабул итүгә һәм зур проектларны тормышка ашыруга булыша.
«Якынлашып килүче ел да гади генә булмаячак, алда безне җаваплы партия эше көтә», – дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм 2023 елның бәхетлерәк, уңышлы һәм иминрәк булуын теләде.


Фикер өстәү