17 яшьлек егет бер баланы кыйнаган һәм өстенә ут төрткән

Түбән Новгород өлкәсенең Борск районында18 яшьлек егетне суд 13 яшьлек балага һөҗүм итүдә гаепле дип тапкан. Яшүсмерне кыйнаганнар һәм яндырганнар.

2021 елның ноябрендә алар арасында «зур булмаган сәбәп буенча» низаг чыккан, зыян күрүче әңгәмәдәшенең өстенә сыра түккән була.

Әлеге «гөнаһы» өчен 17 яшьлек егет яшүсмер укучыны кыйнаган. Ул качарга тырышкан, әмма тимер юл станциясе янында үпкәләүче корбанын куы тоткан һәм өстенә яна торган сыеклык сибеп ут төрткән. Егет  җинаять урыныннан качкан.

Малай аңына килгәч, өстендәге ялкынын сүндергән һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аны бик каты пешеп Идел буе тикшеренү медицина университетына китергәннәр.

Качкан гаеплене полиция тапкан һәм кулга алган. Суд аны алты елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

 


Фикер өстәү