«Туган көнендә үлде»: бер гаилә коточкыч юл һәлакәтенә эләккән

29 декабрь көнне иртәнге тугызда Чуашстанның Козловск районында М-7 трассасының 732 километрында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта kazan.kp.ru хәбәр итә.

Анда Тойота Камри белән Мерседес йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел машинада Удмуртиядән килүче кечкенә балалы бер гаилә булган .

Фаразлар буенча, 45 яшьлек Toyota шоферы идарәне югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы астына кергән. 38 яшьлек пассажир шунда ук үлгән. Аның үз туган көнендә гомере өзелгән.

Тойота салонында булган дүрт яшьлек бала җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

— Урында Россия Эчке эшләр министрлыгының Козловск районы буенча бүлеге хезмәткәрләре эшли. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре ачыклана, — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү