Шифаханәдә бушлай дәваланып кайткан тракторчы егетләр: «Җитәкче юллама бирмәсә, авылдан мәңге чыгып китмәс идек»

Шифаханәдә дәваланып кайткан Кукмара тракторчылары, сыер савучылары  әнә шундый нәтиҗә ясаган. Җир казып, мал-туар арасында кайнашып яшәргә генә димәгән бит.  Авыл кешесенә дә ял кирәк.

–  Быел  үзебезнең эшчеләрне шифаханәгә җибәрә башладык. Барлыгы 24 юллама бирдек. Арада сыер савучы, бозау караучы, тракторчы, төзүче, тимерче һәм башка белгечләр дә бар. Барлык чыгымнарны агрофирма  каплады. Алга таба да  эшчеләребезнең сәламәтлеген кайгыртуыбызны дәвам иттерәчәкбез, – ди Кукмара районының «Восток Агро»  агрофирмасының кадрлар бүлеге җитәкчесе Алсу Ишмөхәммәтова.

Чишмәбәш авылы егете 46 яшьлек Ришат Шакиров, шифаханәгә юллама алгач, аптырап калган.

– Юллама Кыш бабай күчтәнәче кебек булды. Эшчеләрне кадерләү дигән сүз бит бу. «Без дә бар икән бу дөньяда», – дип куйдык.  Җитәкче юллама бирмәсә, үзегез беләсез, без авылдан мәңге ял итәргә чыгып китә алмыйбыз. Эшкә бер башны тыккач, аннан тиз генә чыга белмибез. Ял итеп кайткач, бөтенләй икенче. Кәефләр шәп, эшлисе генә килеп тора, – ди көр күңелле Ришат.

Аның җәмгыятьтә тракторчы булып эшли башлавына – ун ел. Аңа кадәр төрле оешмаларда  хезмәт куйган. Тик тракторчы эше  күңеленә аеруча якын икән. «Аллага шөкер, трактор бар дип, иртәнге сәгать 5тә  эшкә  чыгып китәм. Техника миңа көч бирә. Эшемнән тәм табып яшим, – ди Ришат.

Купка авылында яшәүче  Нияз Шәрәфиев исә  27 ел трактор йөртә. 17 яшьлек егет, Янил училищесының икенче курсын тәмамлагач, техникага утырган, шуннан бирле аннан төшкәне юк. Башта «ДТ»ны иярләсә, соңгы елларда фермада «Беларус» белән малларга азык тарата. Бүген инде ул алдынгы механизаторлардан  санала. Аның фотосы Мактау тактасында эленеп тора. Шифаханәгә үз гомерендә беренче тапкыр баруы икән.

– Төрле җитәкчеләр белән эшләдек. Руслан Корбанов эшебезне бәяли белә. Хезмәт хакын да вакытында бирә, – ди Нияз. – Эшчеләрнең сәламәтлеген дә  кайгырта. Менә  Мари иленнән ун көн ял итеп кайттык. Дәвасы да, шартлары да ошады. Еракка чыгып ияләнмәгәч, эш тә, авыл сагындырды анысы.

Нияз тормышын авылдан башка күз алдына да китерә алмый. Бервакытта да читкә китү уе булмаган. Шәһәргә кунакка барса да, шау-шудан туеп,  тизрәк Купкага кайту ягын карый. Җирдә казынып яшәргә күнеккән ул. Шәрәфиевләрнең үз җирләре бар. Басуга чыгып эшләүне Нияз бер рәхәткә алыштырмый. Тракторчы булуына да үкенми: «Элеккеге техника белән чагыштырганда хәзергесе көчле. Әмма эш тәртибе үзгәрми: шул ук техника, аны сүтеп, төзекләндереп торасы. Ә мазутка буялу-буялмау үзеңнән тора. Пычрак та, чиста итеп тә эшләп була», – ди ул.

Без шалтыратканда, Зур Сәрдек авылы сыер савучысы – 47 яшьлек Минзилә Касыймованың хезмәттәшләре белән ялдан кайтып килеше иде. 15 ел сыер сауган ханым ял йортына беренче тапкыр барган. Диңгезне күрмәсә дә, Тозлы күлдәге рәхәтлекне кичергәне бар.

– Шифаханәдә бик яхшы дәваладылар. Бөтен колхозчылар да сөенде, – ди ул.

Минзилә Касыймова моңа кадәр Чишмәбаш фермасында сыер сауса, август аенда агрофирмага күчкән. Аның әйтүенчә, мегафермада эшләү җиңелрәк.  Аерма – җир белән күк арасы. ди. Якты, чиста. Телисең икән, чәй эчеп, керләр юып була. «Эш өч сменада оештырылган. Беренчесендә  иртүк сәгать  4 тә чыгып китәбез. Атнага бер көн ял.  Барысыннан да риза», – ди Минзилә.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү