Киләсе елдан югары уку йортларына хәрби әзерлек буенча курс кертергә җыеналар

Студентларны гадәттән тыш хәл яки хәрби низаглар килеп чыкканда имин шартлар тудыруга өйрәтәчәкләр.

Россия Мәгариф министрлыгы 2023 елның 1 сентябреннән вузларда хәрби әзерлек курсларын башлап җибәрергә тәкъдим иткән. Курс “Хәрби әзерлек нигезләре” дип аталачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр “РИА Новости” язганча, курс программасы Россия Оборона министрлыгы белән берлектә эшләнгән. Ул гадәттән тыш хәлләр ягъни хәрби низаглар килеп туган очракта көндәлек тормышта һәм эштә имин шартлар тудыру күнекмәләрен үзләштерүгә ярдәм итәчәк.

Курс шулай ук Россиянең социаль-икътисади, сәяси һәм хәрби-техник үсеше юнәлешләрен, халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү үзенчәлекләрен, хәрби хезмәт, медицина әзерлеген узу нигезләрен өйрәтүне күздә тота.
Программа Россия Президенты Владимир Путин, шулай ук Россия Хөкүмәте Указы нигезендә төзелгән.


Фикер өстәү