Бүген, 30 декабрьдә, Татарстан территориясендә бераз кар явачак, талгын җил исәчәк һәм болытлы көн булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -8..-13 градус күрсәтер, көндез -4..-9 градуска кадәр күтәреләчәк.