Кадере артыр беткәч. 2023 елга финанс фаразы

Узып баручы ел Россия икътисадына гына түгел, дөнья икътисадына да шактый йогынты ясаган вакыйгаларга бай булды. Алда ни көтәргә? Бигрәк тә акчаны учка йомарлап, «Нишләргә?» дигән сорау белән көн иткәндә. Шәхси керемнәр һәм тормыш итү өчен кирәкле товар-хезмәтләр өчен бәяләргә бәйле вазгыять аеруча күңелне кытыклап тора. 2023 елның нинди буласын төгәл әйтә алмасак та, финанс халәтебезне фаразлап карыйк. Бу юнәлештә күрер күзгә азмы-күпме барыбер нидер аңлашыла бит инде.

Өмет

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы йөрәкләрдә өмет чаткысын кабызырга тырыша. 2023 елга оптимистик фаразлар да китерә ул. Әйтик, рәсми мәгълүматлар буенча, халыкның кереме – 1,6 процентка, реаль хезмәт хакы 2,6 процентка артырга тиеш.

Халык та ышана моңа. «Работа.ру» һәм «Подработка» хезмәтләре оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый. Ил халкының 59 проценты киләсе елда кереме артыр дип ышана икән. 31 проценты хезмәт хакы артачак дип саный. 28 проценты, өстәмә керем чыганагы килеп чыкмасмы, ди.

Мондый кәефкә сәбәпләр дә юк түгел. Хезмәт базарындагы хәлгә күз салу да җитә: катлаулы халыкара вазгыятькә карамастан, эшсезлек буенча күрсәткечнең түбән һәм эшлим дигән кешеләргә ихтыяҗ барлыгын күрәбез.

Моңа өстәп яшәү минимумының, пенсия күләменең артуы, даими пособие барлыкка килүе дә керем дәрәҗәсенең артуына өмет уятырга сәбәпче. Хөкүмәтнең «2023 һәм 2024–2025 еллар чорына бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәтенең төп юнәлешләре» дигән документында да халыкның кереме 1,5 трлн сумга артыр дигән өметле сүзләр язылган.

Бер караганда, артык әйбәт тә яши башламабыз, бөлгенлеккә дә төшмәбез. Кем әйтмешли, вакыт күрсәтер монысын. Әллә ни озак көтәсе калмады бит инде.

Фараз

Финанс белгече Ләйсән Харисованың 2023 елда матди хәлебез нинди булыр дип сораштык.

– Икътисадка карап, киләчәккә фаразлар бирәбез, дисәк, алда әле җиңеллек көтелми. Вазгыятьнең нинди икәнен күреп торабыз. Махсус хәрби операция дәвам итә. Өстәвенә санкцияләр дә бар. Шуңа күрә җиңел сулап була димәс идем. Әлбәттә, республика Президенты элемтәләрне барларга тырыша. Әмма авырлыклар барыбер сизелә. Гомумән, бу махсус операция тәмамланмыйча бернинди дә үзгәреш көтәргә кирәкми. Үзебезнең көнкүрешебезне генә алыйк. Читтән витаминнар, кием-салым кайтарта идек. Хәзер аңа да юллар ябылды. Димәк, без башка илләр аша кайтартырга тиеш булабыз, ә бу кыйммәткәрәк тә төшә. Кеше кесәсендә сизелә бу. Икътисадка нефть тә, газ да тәэсир итә. Европада хәзер газ белән проблемалар. Бездән дә сатып аласылары килми, газ да кирәк.

– Инфляциягә килгәндә, аның реаль һәм рәсми дигәне бар. Кесәбезгә карап инфляцияне чамаларга мөмкин. Рәсми дигәне 6–7 процент булса да, аны ике тапкыр арттырсак, реаль инфляция күрсәткече килеп чыгачак.

– Бөтен нәрсәнең бәясе арта. Читтән кайтартылган, күнегелгән нәрсәләрдән файдаланасы килә бит. Әлбәттә, аларга алмаш табарга тырышалар. Ләкин әле һаман да тукымасын, башка чималын бүтән ил, шәһәрләрдән кайтарталар. Ул бәягә тәэсир итә.

– Икенчел торак базарында бәя гел уйный. «Вторичка»га ихтыяҗ гел бар дип әйтергә була. Булган фатирларын сатучылар күп булды. Милекне чит илдән сатып алучылар бар. Аңа «запас аэродром» буларак карыйлар. Бу инде үзебезнең илдән акча чыга дияргә дә бер сәбәп. Акчасы булган кеше аны нишләтәсен үзе хәл итә инде. Әйтик, яшәргә урыны булмаган кешеләр «вторичка»дан аз гына очсызрак бәягә фатир сатып алырга мөмкин. Яңа төзелә торган йортларда фатирлар кыйммәтрәк.

– Яңа ел чорында акча күп китә. Шуңа күрә, бүләк алабызмы, кибеткә керәбезме, табын корабызмы – алдан исемлек әзерләргә кирәк. Чыгымнарны киметү өчен чагыштыру ысулын кулланырга кирәк. Хәзер махсус мобиль кушымталар да бар моның өчен. Үзеңә кертем буларак нидер эшләргә телисез икән (белем алу, инвестицияләр), кредит алырга була. Әмма ихтыяҗ булмаган нәрсәләр өчен түгел.

Күп кенә банклар хәзер кэшбек дигән программа тәкъдим итә. Аз булса да, акча кайтару өчен бу да яхшы мөмкинлек.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү