Путин татарстанлыны «Янгында батырлык өчен» медале белән бүләкләде

Татарстанда яшәүче Артур Палатов «Янгында батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкләү турында карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Моннан тыш, бүләкләргә һәм мактаулы исемнәргә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм башка дәүләтләрдән меценатлар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, медицина хезмәткәрләре, төзүчеләр һәм икътисадчылар, шулай ук чит илләрдә Россия Федерациясен тәкъдим итүче дипломатлар да лаек булды.

/Татар-информ


Фикер өстәү