Ильвира Хамматова: «Борыным белән килеп «кадалдым» шунда…»

«Ни хәл?» сәхифәсенең бәйрәм чыгарылышы кунакларыннан Яңа ел хатирәләре турында сораштык. Кайсы елны каршылау аеруча исләрендә калган икән?

Ильвира Хамматова, җырчы:

– Ничәнче ел икәнен хәтерләмим, беренче йә икенче сыйныфта укыган вакыт булгандыр инде ул. Гаиләбездә матур бер традиция бар иде. Ул елны да әнинең туганнары – гаиләләре белән ике энесе һәм сеңлесе безгә килеп, Яңа елны бергә каршыладык. Өйдә кайнаш инде. Ә без, бала-чага, зур тимер чана алдык та тау шуарга киттек. Абый артка утырды, без, ике кыз – алга. Тавы әллә ни текә түгел иде кебек үзе. Ләкин төшкән саен, чананың тизлеге арта барды… Җитмәсә, «рулен» дә дөрес тота белмәгәнбез. Ә алда – тимердән ясалган чүп савыты. Тегеләр иелергә өлгергән, ә мин борыным белән килеп «кадалдым» шунда… Туганнарым белән ул вакытны хәзер бик сагынып искә алабыз. Шул еллардан соң алай җыелышып бәйрәм иткән дә юк инде. Әллә нишләдек, таркауга әйләндек, дииме соң. Дөньясы да әллә нишләде шунда…


Фикер өстәү