Ир-ат сөйгәнен кыйнаган һәм интим фотосурәтләрен интернетка куйган

Уфада яшәүче кыз егете белән берничә ел очрашкан. Соңыннан кыз аерылышырга тәкъдим иткән. Шуннаң соң сөйгән егете аны гына түгел, кызның күршеләрен дә эзәрлекли башлаган.

скриншот видео телеканала "Вся Уфа"

«Ул миңа фатирда батареягә бәйләп куячакмын дип янады», — дип сөйләде телеканалга мыскыллаулар корбаны. Кыз сүзләренчә, ул аның башына ислемай ваткан, даими рәвештә кыйнаган, интернетта интим фотоларын бастырган, социаль челтәрләрдә мыскыллы шәрехләр калдырган.

Билгеле булганча, ир-атны шулай да тоткарлаганнар. Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Шулай ук йортка китерелгән зыян суммасы билгеләнә. Шул ук вакытта кызны җинаять эше кузгату белән вәзгыять ни өчен һаман да хәл ителмәве борчый. Үтерү янаулары һәм кыйнау өчен аңа 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янарга тиеш.


Фикер өстәү