Украина президенты Владимир Зеленский, командующийлар докладлары буенча, Донецк юнәлеше ВСУ өчен «иң кайнар һәм авыр» юнәлеш булып тора, дип белдерде.
«Командующийлар вәзгыятьне конкрет юнәлешләрдә, иң мөһим юнәлешләрдә хәбәр иттеләр. Донбасста: Бахмут, Соледар — хәзер дә, электәге кебек үк, иң кайнар һәм авыр юнәлешләр», — диде ул телеграм-каналда видеомөрәҗәгатьтә.