Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кешеләрнең үтенечләрен тыңлады

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә кешеләрнең үтенечләрен тыңлады.

Иң элек Дәүләт Советы Рәисенә «Суровка» территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) рәисе Резедә Шмелева урамны яктырту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Суровкада яшәүчеләр авыл башында яктырткычлар урнаштыру тәкъдиме белән төрле инстанцияләргә хатлар юллаган. Резедә ханым әйтүенчә, авыл тиз үсә, автомобиль хәрәкәте көчәя, шуңа күрә караңгыда Суровкага керү кыенлаша. Җитмәсә, янәшәдә генә җәмәгать транспорты тукталышы урнашкан. Фәрит Мөхәммәтшин мәсьәләнең Тукай районы хакимияте белән берлектә хәл ителәчәген әйтте.

Зур Кукмарадан Фәридә Әхтәмова авылда яшәүче барлык халык исеменнән гозерен җиткерде. Елга аръягы урамы аша узучы юлны төзекләндерү мәсьәләсе  байтактан хәл ителмичә килә икән. Биредә транспорт күп йөри. Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет белән элемтәгә керде. Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәнәфиев әйтүенчә, һәркемгә мәгълүм мәсьәлә бу, һәм аны киләсе елда үзара салым акчасына хәл итү күздә тотыла.

Татарстанның атказанган укытучысы Рәмзия Әхмәтова Актаныш районы Уразай авылында яшәүчеләрне эчәр су белән тәэмин итү һәм торак пунктка илтүче асфальт юлны төзекләндерү мәсьәләләрен күтәрде. Ике мәсьәлә дә игътибарга алынды.

Казан автотранспорт техникумы укытучылары һәм студентлары исә Фәрит Мөхәммәтшинны үзләренә кунакка чакырды. Дәүләт Советы Рәисе ризалыгын бирде.


Фикер өстәү