Рөстәм Миңнеханов Биектау, Буа һәм Минзәлә районнарында футбол манежларын ачты

“Эверест”, “Максат” һәм “Минзәлә”. Татарстанда берьюлы өч футбол манежы ачылды. Биектауда урнашкан “Эверест”та Президент Рөстәм Миңнеханов тупка үзе типсә, Буа һәм Минзәлә ачылыш тантанасы видеоконференция элемтәсе аша узды.

«Футболны барыбыз да ярата, әмма бездә аны җәй көне генә уйнап була. Татарстандагы программа буенча һәр районда ябык футбол манежы барлыкка киләчәк. Быел без өсте ябылган 6 манеж төзедек, аңа кадәр дә шуның кадәр ачкан идек. Киләсе елда тагын 4 дүрт шундый корылма төзү планлаштырыла. Шулай итеп, республика районнарында яшәүче барлык балаларның да футбол уйнау мөмкинлеге пәйда булачак”, – диде Президент ачылыш тантанасында һәм спорт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.

Татарстанда футбол манежлары республикада спорт корылмалары төзү программасы кысаларында төзелә. Спорт комплекслары 2020 елда – Яшел Үзәндә, былтыр – Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә (инвесторлар хисабына), быел исә Буа, Биектау, Минзәлә, Алабуга, Мамадыш һәм Нурлатта ачылды. 2023 елда футбол манежлары Азнакай, Питрәч, Актаныш һәм Апас районнарында төзелер дип көтелә.


Фикер өстәү