Вознесение тракты 2024 елда төзелеп бетәчәк

Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин сүзләренә караганда, тиешле финанс чыганаклары булса, аны контрактта күрсәтелгән вакытта өлгертергә планлаштыралар.

Билгеле булганча, Вознесение тракты 2021 елның җәендә төзелә башлады. Быелның мартында аның икенче этабына керештеләр. Казанда Гвардия урамыннан алып Җиңү Проспектына кадәр 4 чакрым һәм Җиңү Проспектыннан М-7 трассасына кадәр 8 чакрым озынлыкта юл салынды.


Фикер өстәү