Татарстанда ел башыннан бирле 214,5 мең литр хәмер әйләнештән алынган

Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ел башыннан бирле хәмернең законсыз әйләнеше өлкәсендә 81 җинаять һәм 315 хокук бозу очрагын ачыклаган.

Шулай итеп, быел 10 ай эчендә республикада барлыгы 214 563 литр күләмендә хәмер законсыз әйләнештән алынган. Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров әйтүенчә, узган елда республикада 270 275 литр спиртлы эчемлек әйләнештән алынган, 112 җинаять һәм 1075 хокук бозу очрагы билгеләнгән булган. Аның фикеренчә, хәмерне законсыз җитештерү-сатуга каршы көрәш эчкечелекне кисәтү максатында төп эш юнәлешләренең берсе булып тора.


Фикер өстәү