Татарстанда федераль проектта каралган юл эшләрен чынга ашыру өчен 193 миллиард сум акча тотылган

Быел Татарстанда федераль проектта каралган юл эшләрен чынга ашыру өчен 193 миллиард сум акча сарыф ителгән.

Бу хакта Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, быел республикада 443 чакрым озынлыкта төбәк һәм 630 чакрым җирле әһәмияттәге юллар төзекләндерелгән. Моннан тыш авылларга илтүче 120 чакрым юл төзекләндерелгән. Бу эш республикада гамәлдә булган өч социаль программа кысаларында башкарылган.

– “Сыйфатлы куркынычсыз юллар” илкүләм проекты кысаларында быел башкалада 33,8 чакрым озынлыктагы алты урам юлы төзекләндерелде. Моңа 2 миллиард сум акча сарыф ителде, – ди министр урынбасары.


Фикер өстәү