«Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысасында 217,8 чакрым автомобиль юлы төзекләндерелә

Быел Татарстанда 217,8 чакрым автомобиль юлында төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин журналистларга пресс-тур барышында әйтте.

Әлеге эшләр «Имин һәм һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Болар, шул исәптән, 96,7 чакрым төбәк әһәмиятендәге юл, Казан агломерациясенең 61,6, Чаллы агломерациясенкң 48,4, Түбән Каманың 11,1 чакрым юлы.

Артем Чукин белдергәнчә, хәзерге вакытта илкүләм проект буенча барлык күрсәткечләр дә план нигезендә башкарыла.

— «Имин һәм һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты, ул, барыннан да элек, шәһәр халкы өчен юлларны норматив хәлгә китерү генә түгел, ә уңайлы шартларда яшәү мөмкинлеге тудыру, — диде министр урынбасары.


Фикер өстәү