Бүген иртән Мәскәүдә Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министры, армия генералы, Россия Герое Евгений Зиничев хушлашу мәрәсиме уздырылды.
Анда Президент Владимир Путин, Премьер-министр Михаил Мишустин һәм югары дәрәҗәдәге башка рәсми кешеләр килгән.
Министр җәсәде МЧСның махсус самолеты белән Санкт-Петербургка озатылган. Ул Төньяк зиратта җирләнгән.