Казандагы җәмәгать транспортлары гриппка каршы дезинфекцияләнмиячәк

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Билгеле булганча, соңгы арада: “Республикада грипп белән авыручылар күп. Шуңа күрә автобус, троллейбус, трамвайларны да гриппка каршы зарарсызландырып чыгачаклар икән”, – дигән сүзләр таралды. Министр исә әлегә мондый эшләрнең планлаштырылмавын белдерде.

“Җәмәгать транспорты даими рәвештә дезинфекцияләнә. Әмма әлегә анда конкрет гриппка каршы чаралар уздыру планлаштырылмый”, – ди Фәрит Хәнифов министрлыкның ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында.

Быел Татарстанда юл эшләренә 193 миллиард сум акча сарыф ителгән. Агымдагы елда республикада 443 чакрым озынлыкта төбәк һәм 630 чакрым җирле әһәмияттәге юллар төзекләндерелгән. Моннан тыш авылларга илтүче 120 чакрым юл яңартылган.


Фикер өстәү