Тимур Сөләйманов: «Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының «Яшьләр башкаласы 2022» программасын үткәрү халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытты»

Казанда «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы»программасын үткәрү халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытты. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтте.

Искәртеп узыйк: 2021 елеың 19 ноябрендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр форумы Идарәсе утырышында Казанга «ИХОның Яшьләр башкаласы – 2022» статусын бирү турында карар кабул ителгән иде. Бер ел дәвамында Татарстан башкаласы шушы статуста эшчәнлек алып барды. Нәтиҗәләрен журналистлар белән очрашуда яңгыраттылар.

Оештыручылар сүзләренчә, быел 10нан артык зур чара оештырганнар. Шуларда дөньяның 130 иленнән кунаклар катнашкан.

Казаннан соң әлеге мәртәбәле исемне Африка илләренә бирергә җыеналар. Әлегә нинди шәһәргә шушы статус биреләчәге билгеле түгел.

— Бу елның нәтиҗәсе-фән һәм мәгариф, иҗат һәм сәнгать, эшмәкәрлек, киберспорт, дипломатия һәм башка юнәлешләр буенча Татарстан, Россия һәм Ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрен ныгыту, — диде Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.


Фикер өстәү