Украинада хәрби махсус операция зонасында Татарстаннан тагын бер мобилизацияләнгән — 29 яшьлек Рамил Хаҗиев һәлак булган. Ир-ат хәрби хезмәткә сентябрьдә Яр Чаллыдан чакырылган, мобилизациягә кадәр «ТЭМПО» торба заводында эшләгән.
Аны 6 декабрь көнне соңгы юлга озаттылар. Рамилне шәһәр зиратының Дан аллеясында җирләделәр, дип хәбәр итә chelny-biz.ru.