Казанның Павлюхин урамында күпфатирлы йортта шартлау булган. Полиция дежур частена шалтыратулар 19:15 тә килгән.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә 19:12 сәгатьтә йортның 16 нчы катындагы ике бүлмәле фатирда көмешкә аппаратын шартлау нәтиҗәсендә спирт парларының таралуы турында хәбәр килгән.