Казанда биш катлы йортта янгын чыккан: зыян күрүчеләр бар

Бүген төнлә Казанның Киров районындагы Привокзальная урамында урнашкан биш катлы йорт фатирында янгын чыккан. Ике кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын чыгу турында хәбәр төнге икеләр тирәсендә алынган. Икенче каттагы фатирда мебель януы ачыкланган. Янгын телләре 12 кв.м мәйданны ялмап алган.

Янгын сагы хезмәткәрләре ут эченнән 59 яшьлек ир-атны алып чыккан. Ул, төтеннән агуланып, хастаханәгә озатылган. 41 яшьлек ир фатирдан үзе чыккан. Анысының тәне 20%ка пешкән.

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз кылану.


Фикер өстәү