Шамил Гафаров: “Аларның Татарстанга килүе – безнең өчен зур җиңү”

Бүген Казанда Бөтендөнья табигый һәм мәдәни мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның йомгаклау утырышы узды. Татарстанның Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров фикеренчә, дөньяның 56 иленнән белгечләрнең нәкъ менә Казанга җыелуы – Татарстан өчен зур җиңү.

Үз чыгышында ул Татарстанның халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздыру буенча бай тәҗрибәсе булуын искәртте.

– Бу чара безнең өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Берничә көн дәвамында без үзебездән соңгы буыннарга тапшырылачак мәдәни һәм табигый мирас турында сөйләштек, бу мәсьәләгә кагылышлы актуаль проблемаларны барладык, – диде Шамир Гафаров.

Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Россиянең мәдәни һәм табигый мирасы – ышанычлы кулларда.

– Татарстандагы өч объект ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Без моның белән горурланабыз. Ләкин моның белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Татарстанның көче шунда ки, безнең киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкин булган мирасыбыз бар. Бу юнәлештә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан зур эш башкарылды. Аның эшен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов дәвам итә, – дип белдерде Татарстанның Премьер-министры урынбасары.


Фикер өстәү