Казанның «Рубин» футбол клубының генераль директоры итеп Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин сайлануы турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу хакта үзенең telegram-каналында журналист Сергей Ильев хәбәр итте.
Сафиуллин әлегә расланмаган хәбәрләр буенча команданың канәгатьләнерлек нәтиҗәләре аркасында клубтан китәчәк Рөстәм Сайманов урынын алыр дип көтелә.