«Аңа сокланмый мөмкин түгел иде»: Регина Иванова вафат

 Кичә төнгә каршы телефоныма авыр хәбәр килеп төште. Үзенең физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, башкаларга ярдәм иткән,  йөзләгән баланы куандырган Регина Иванова вафат булган. Йокым качты. Мин аның белән «Татарстан энҗесе» бәйгесендә танышкан идем. Кайда гына очрашма, ерактан балкып исәнләшә,  күрмәмешкә салышып китә торган кеше түгел иде.

Күп тә үтмәде, Регина безне парашюттан сикереп шаккатырды. Баскан җирдә ут чыгара торган кыз иде. Аңа сокланмый мөмкин түгел. Кешеләр белән уртак телне тиз таба. Иң мөһиме – ярдәм итәргә генә тора иде. Кечкенә генә Регинага шулкадәр күп яхшылык сыйган иде.

Регина –  Казанның «Иман нуры» мәчетендә хәйрия бүлеген җитәкләде. Хәзерге вакытта 250 балага ярдәм күрсәткән булган. Инде әйткәнемчә, тик торырга яратмады. Мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, «Игелек дәресләре» дә уздыра иде. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар катнашкан чараларны калдырмады. Әле 4 декабрь көнне генә Кәрим Тинчурин театрында узган «Миһербанлык» спектаклендә һәр балага розалар бүләк итте. Социаль челтәрләрдә ул әле тагын 12 декабрьдә дә бер матур чарага җыенуын язган булган.

Регина – Саба районы кызы. Иштуган бистәсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, ике вузда укый. Читтән торып эколог, көндезге бүлектә психолог белемен ала. Укып бетергәч, Казанда хәйрия эшләре белән шөгыльләнә башлый.

Башкарган изге эшләре санап бетерерлек түгел. Ялгыз калган өлкәннәргә булышу, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм итү, физик мөмкинлеге чикле гаиләләрне барлап тору – ул башкарган эшләрнең бер өлеше генә. Аны, яратып, «Фея» дияләр иде. Регина киләчәктә үзенең «Фея Регина» дигән хәйрия фондын да ачмакчы булган.

– Аяк-кулларым йөри, акылым бар. Нигә әле үземне авыруга санарга? Мин бит бик күп балаларны шатландыра алам, – дигән иде ул.

Бүген сабыйлар  да, тылсымчы апаларын сагынып, күз яшьләрен түгә. Икенче әниләренә әйләнгән кешене югалтуларын кабул итә алмый алар. Нишлисең, фани дөнья вакыты бик кыска шул. Регинаны «Иман нуры» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар. Ул Шәмәрдән зиратында җирләнәчәк.  Әтисе Рафаил абыйның, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урының оҗмах түрләрендә булсын, олы йөрәкле кыз!

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү