Казанда милләтләр тормышын яктырткан матбугат чараларын бүләкләделәр

Миллилек югалмасын өчен. Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» республика агентлыгында Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклау һәм үстерүгә өлеш керткән матбугат чараларын бүләкләделәр.

Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, милли проектлар өчен грант алу бәйгесенә 56 редакциядән гариза юлланган һәм шулар арасыннан 34 проект сайлап алынган. Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады.

– Матбугат эшчәнлеге мәсьәләсендә бернинди һөнәри осталыгым да юк, әлбәттә. Безнең максат беренчедән, сезнең үзегезне тел, традицияләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә кызыксындырып тартып кертү, икенчедән, милләттәшләребезнең күңеленә барып җитү иде. Бу проектларның ни дәрәҗәдә отышлы булганын вакыт күрсәтер, әмма без дөрес юлда дип саныйм. Шушы эшне киләчәктә дә дәвам иттерергә кирәк, – диде Марат Әхмәтов журналистларга. – «Татмедиа» агентлыгы яңа юнәлешләр тәкъдим итә икән, без бишкуллап кабул итәбез. Яңа чаралар, алымнар, үтемле сүзләр белән милләттәшләребез күңеленә күбрәк барып җитәргә кирәк. Безнең иң зур аудиториябез – сезнең аша. Ул мәдәният йортына музыкаль яки башка программа карарга җыелган 300–500 кеше генә түгел, ә дистәләгән, йөзләгән мең укучы һәм тамашачы. Үз өстегездә эшләп, яңа алымнар эзләгәнсез, киләчәктә дә бу кирәкле эшне бергә дәвам иттерик.

Ярамаган тагын! Татар телендәге элмә такталарындагы хаталарны кем төзәтер?


Фикер өстәү