Украинада Россия территориясенә һөҗүм ясарга әзер булулары турында белдерделәр

Киев Украина буенча һөҗүмнәр алга таба дәвам иткән очракта Россия территориясенә ракеталар җибәрергә әзер, дип белдерде Украина милли иминлек һәм оборона советы сәркатибе Алексей Данилов НТА телевизион агентлыгы эфирында.

«Без барысына да сәләтле. Шуңа күрә, әгәр безнең мәнфәгатьләрне бозалар икән, кайда бәрергә дип озак уйлап тормабыз. Дошман безнең чикләрне үтеп, Владивосток чигенә кадәр урнашкан», — диде ул.


Фикер өстәү