Песков Россия белән Украина арасында ике яклы мөнәсәбәтләр турындагы фикерен әйтте

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, киләчәктә Россия белән Украина арасында котылгысыз рәвештә ике яклы мөнәсәбәтләр урнашачак, чөнки күрше илләрдә яшибез. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Россиягә нәфрәт белән тулы пропаганда ташкынына, Украина халкын пропаганда белән агулауга карамастан, илдә барыбер аек акыл белән фикер йөртүчеләр, киләчәктә ике яклы мөнәсәбәтләр турында уйлаучылар бар. Ә бу мөнәсәбәтләр – котылгысыз, чөнки без – күршеләр. Бу хакта моңа кадәр дә күп сөйләдек”, – дигән Дмитрий Песков журналистларга.
Исегезгә төшерәбез: кичә Украинаның иминлек һәм оборона советы секретаре Алексей Данилов Украинада торган саен күбрәк халыкның Россия белән тынычлык килешүен төзүне яклап чыгуын белдергән. Моны ул “хәтәр тенденция” дип бәяләгән.


Фикер өстәү