Быел Владимир Путинның зур матбугат конференциясе булмаячак

Дәүләт башлыгының журналистлар белән аралашу мөмкинлеге табуына өметләнелә.

Быел Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе булмаячак. Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.
Аның әйтүенчә, дәүләт башлыгының барыбер барлык массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу мөмкинлеген табуына өметләнелә. Очрашулар даими рәвештә декабрь азагында үткәрелә иде. Соңгысы узган елның 23 декабрендә булды.
Ел азагына кадәр Владимир Путинның Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясавы көтелә. Песков билгеләп үткәнчә, чараның көне Президент графигына бәйле, ә ул, килеп туган вазгыять кебек, даими үзгәреп тора. Кремльдә Юлламага ноябрь аенда ук әзерләнә башлаганнар. Соңгы тапкыр ул 2021 елның 21 апрелендә булды.


Фикер өстәү