Табибларны авырулар белән дөрес итеп сөйләшергә өйрәткән белешмә пәйда булган

Аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы фәнни тикшеренүләр институты табиблары эшләгән. Белгечләр фикеренчә, сәламәтлек саклау тармагында күзәтелгән күп кенә күңелсез очракларны әнә шул белешмә ярдәмендә кисәтеп була.

Әлеге белешмә нигезендә, табиб авыруга “сез” дип кенә эндәшеп, дорфа сүзләр әйтмәскә тиеш. “Сезнең проблема” дигән сүзне дә “безнең очракта” дигән гыйбарә белән алмаштырырга тәкъдим итәләр. “Тагын нәрсә ошамый” ише сорауны да табибларга “Мин сезгә тагын ничек ярдәм итә алам?” дип үзгәртергә туры киләчәк.


Фикер өстәү