Иннополис мэры: «Шәһәрдәге уртача хезмәт хакы 146 мең сум»

Иннополистагы уртача хезмәт хакы 146 мең сумга җиткән. Бу хакта Хөкүмәт Йортынданы журналистлар белән очрашуда Иннополис шәһәре мэры Руслан Шәгалиев әйтте.

Мэр сүзләренчә, шәһәрдәге хезмәт хакы Татарстанда иң зур хезмәт хакы булып санала.

Иннополиста 5 меңләп кеше яши. Руслан Шәгалиев сүзләренчә, 2025 елга шәһәрдә даими яшәүчеләр саны 15 меңгә җитәргә тиеш.


Фикер өстәү