13 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

177 ел элек (1845) Россия почтасы беренче штемпельле конвертлар куллана башлый

Бу «кувертлар» ак кәгазьдән, рәсемнәрсез, ниндидер махсус билгеләрсез була. Шулай да, алар хатлар китерүне тизләтә. Беренче «кувертлар» 6 тиен көмеш тора (1 тиен конверт һәм 5 тиен аны адресатка җиткерү өчен).

174 ел элек (1848) илдә беренче почта ящиклары урнаштырыла

Россиядә беренче почта тартмасы Санкт-Петербургта барлыкка килә. Тартмалар тактадан ясала, тимер белән тышлана һәм зәңгәр төскә буяла. Әмма аларны куллану бик уңайсыз һәм почта караклары өчен чын табыш була. Почта караклыгын булдырмас өчен, хакимият агач тартмаларны кырык килограммлы чуен тартмага алыштыра. Бары тик 1910 елда гына конструктор П. Шабаров асты механик рәвештә ачыла торган тимер почта тартмасын эшли. Без аны әлегә кадәр кулланабыз.

115 ел элек (1907) вертолет беренче очыш ясый

Беренче уңышлы очучы вертолетны 1907 елда француз инженеры Пол Корню төзи. Вертолет «Антуанет» двигателе тарафыннан хәрәкәткә китерелә торган ике винтлы схема буенча эшли. Ул минутына 90 әйләнеш тизлеген тәэмин итә. Буш аппаратның массасы 203 кг, күтәрелү авырлыгы 328 кг. Сынаулар вакытында вертолет метр ярым чамасы биеклеккә күтәрелә һәм һавада 20 секунд тора.

 51 ел элек (1971) «Джентельмены удачи» кинокомедиясенең премьерасы уза

Барыбызга да таныш булган бу комедиянең режиссеры Александр Серый, сценарий авторлары – Георгий Данелия һәм Виктория Токарева була. Ул нәкъ менә 13 декабрьдә Мәскәүнең «Россия» кинотеатрында күрсәтелә.

Тәнкыйтьчеләр картинаны яратып бетермәсәләр дә, халык алдында ул зур уңышка казана. Фильмны 65,2 миллион тамашачы карый. 1972 елгы совет прокатында «Джентльмены удачи» беренче урынны ала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү