Миңнеханов: Иннополиска резидентлар җәлеп итү өчен торак һәм инфраструктура кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды һәм яңа объектлар төзелеше өчен мәйданчыкларны карады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иннополис кебек проектлар ярдәмендә Россия дөньяда көндәшлеккә сәләтлелеген саклап кала, инновацион потенциалны үстерә. Тармакның иң яхшы белгечләре Татарстанга эшләргә килергә әзер. Аларга яшәү һәм үсеш өчен шартлар тудырырга кирәк», — диде ул.

Киңәшмә барышында ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, өч ел дәвамында Иннополиста кунакханә комплексы, индустриаль парк, логистика үзәге һәм мәгълүматларны эшкәртү үзәген төзү планлаштырыла. Быел августка ике катлы мәдәни үзәк төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, 2025 елга шәһәрдә индустриаль үзән булдыруны планлаштыралар, ул 45 гектарга якын мәйдан биләячәк. Биредә ике мең тирәсе яңа эш урыны булдырыла.

Иннополиста яшәүчеләр һәм резидентлар санын арттыру өчен яңа торак төзү кирәк. Өч кварталда торак төзелеше белән берьюлы берничә төзүче: «ЮИТ Казан», «Устрой», «Ак таш» һәм «БМП төркеме» кызыксынды.


Фикер өстәү