Сталинград сугышына 80 ел тулуга багышланган Халыкара бәйге башланды

Җиңү волонтерлары “Внуки Победы. Сталинград” Халыкара бәйгесен башлап җибәргән.

Бәйгедә Сталинград сугышында катнашкан солдатларның нәсел дәвамчылары, тарихи хәтерне саклау өлкәсе хәрәкәте вәкилләре һәм волонтерлар катнашырга мөмкин.

Җиңүчеләр 2023 елның 31 гыйнварыннан 4 февральгә кадәр герой шәһәр-Волгоградка җибәреләчәк. Анда алар Сталинград сугышына 80 ел тулуга багышланган төп вакыйгаларны оештыруда катнашачак.
Бәйгедә катнашу өчен волонтерыпобеды.рф сайтында заявка тапшырып, конкурс биремен үтәргә кирәк.
Конкурска 18 яшькә җиткән кешеләр чакырыла.

Нигезләмәсе белән танышу өчен түбәндәге сылтама аша узарга кирәк.


Фикер өстәү