Татарстанда җиңел машина баганага бәрелгән: бер кеше үлгән

Бүген, 15 декабрьдә, Әлмәттә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

«ВАЗ» автомобиле йөртүче 22 яшьлек егет, зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм баганага бәрелгән. Нәтиҗәдә, алгы утыргычта утырган пассажир һәлакәт урынында һәлак булган.

Дәүләт автоинспекциясе юлларда сак һәм игътибарлы булырга өнди.


Фикер өстәү