Динара Зиннәтова: «Юморда һәркем үз чиген үзе билгели»

Бүген без сәхифәбезгә кунакка социаль челтәрләрдәге «Че гуглит татар кызы» проектына нигез салучы, «Кара» проекты авторларының берсе, стендап-комикесса Динара Зиннәтованы дәштек. Татар интернетында бүген ниләр бар? Стендап – татарлар өчен яңа жанрмы? Татар юмористлары сәяси темаларга шаярамы? Без әнә шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?

– Тәртип. Бу арада «Шалт, Мөхәммәтҗан» проектын төшереп мәш киләбез. Соңгы яңалыклардан – «Кара» проекты (татар телендәге мемнар. – Авт.) «Хатлар йорты» белән берлектә дүрт тәбрикләмә чыгарды. Гомумән, көндезге сәгатьләрем төп эшемдә – IT компаниядә узса, кичләрем «Че гуглит татар кызы» өчен постлар язып,  «Кара» проекты авторлары белән фикер алышып, кыскасы, татар мохитендә үтә.

«Тренд»лар турында

– Килешәсеңдер, соңгы арада татар интернеты шактый үзгәрде, үзебезнең «тренд»лар барлыкка килә башлады.

– Әйе, чыннан да. Аерым алганда, интернеттагы юмор һәм, гомумән, татар юморы шактый үзгәрешләр кичерде. 2022 ел күпләр өчен борчулар елы булып истә калачак. Менә шушы шартларда кешеләр ниндидер тотрыклылык, бердәмлеккә, үзеңне өйдәге кебек хис итә торган юморга күбрәк тартылды. Гомумән, миңа калса, татарча юмор – кешеләргә гаилә мохите, җылылык бирә торган әйбер ул. Нәкъ менә гаилә һәм Татарстанда үзгәрми торган башка кыйммәтләргә бәйле юмор актуальрәк хәзер.

Юмордагы тагын бер «тренд» – борчулар һәм катлаулы ситуацияләрдән көлү.  Нинди генә катлаулы ел булмасын, акылдан язмас өчен, без авырлыклардан көлә дә белергә тиеш. Кыен хәлләр, авыр кичерешләргә юмор күзлегеннән карыйбыз икән, безгә алар аша узу җиңелрәк булачак. Ничек кенә кыен булса да, тормышның матур якларын таба белү мөһим. Бүгенге юмор, шул исәптән, татарча юмор да шушы якка борылды һәм шушы функцияне үти башлады.

«Кара-журнал» телеграм каналыннан алынды

– Алай да, татарча юмор юк ул, диючеләр табыла бит. Аны еш кына «Мунча ташы» белән чиклиләр.

– Кем әйтә икән аны? Миңа калса, ул инде күптәннән бар, бу турыда бәхәсләшүдән мәгънә юктыр. Аның форматлары да төрле. «Мунча ташы» узган гасырның 90 нчы елларында актуаль иде. Аны да бит бер генә түгел, әллә ничә формат кулланып эшләделәр. Хәзер инде форматлар тагын да күбрәк. Видео һәм телевизион тапшырулар форматында шактый гына проектлар тормышка ашырыла. Текст рәвешендәге юморга да мисаллар җитәрлек. Шул ук «Че гуглит татар кызы» һәм аңа охшаган башка проектлар. Хәтта рус телле медиа чаралары, әйтик, «ENTER» интернет-журналы кебек чыганаклар да татар юморын еш куллана.

– Интернеттагы татарча юмор аша яшьләрдә татар теленә мәхәббәт уятып буламы?

– Әлбәттә. Безнең «Кара» проекты моны дәлилли. Гомумән, бу проектның төп максаты һәм функциясе – үзләренә якын булган форматлар ярдәмендә яшьләр арасында татар теленә мәхәббәт уяту. Соңгы арада, күпме генә пост чыгарсак та, һәркайсына бик күп яхшы фикерләр калдыралар, үзләренең сәхифәләренә урнаштыралар. Хәтта татар телен аңламаучы кешеләр дә тәрҗемәсен сорап яза башлады.

Иске яңа жанр турында

– Син стендап жанрында чыгыш ясыйсың. Безнең өчен чагыштырмача яңа жанр. Әллә мин ялгышаммы?

– Аның сүзе генә яңа. Ул үзе татарларда электән үк бар инде. Әлеге дә баягы «Мунча ташы»н, йә булмаса, Җәвит Шакировны гына искә алыйк. Ул да, аягүрә басып, мәзәкләр сөйли иде. Яисә Салаватны (Фәтхетдинов. – Авт.) алыйк. Әле бер көнне генә, ялгышмасам, 1998 нче елгы концертыннан видеоязма карадым. Ул да анда җырлары арасында ниндидер кызыклы хәлләр сөйли, шаярта. Моны да стендап форматына кертергә була, минемчә. Стендап та тормыш турында шаярудан гыйбарәт бит.

– Синең чыгышларың күбесенчә татарларның үзенчәлекләре турында дип аңладым. Ул чыгышлар ничек языла? Нәрсәгә таянасың син?

– Тормышта булган хәлләргә нигезләнәм. Андый хәлләр булган саен, аларны йә теркәм куям, йә мәзәген язганда искә төшерергә тырышам. Мин бит инде – татар мохитендә үскән, һәр җәен авылда уздырган бала, андый хәлләр шактый искә төшә.

«Кара-журнал» телеграм каналыннан алынды

– Кайчак үзебездән көлүне мыскыллау дип кабул итәләр. Моңа ничек карыйсың?  Көлү белән мыскыллауның чиге кайда да, нигә кайберәүләр аны аңламый икән?

– Андый кешеләр белән очрашканым булмады диярлек. Гомумән, юмор  ул – шактый үзенчәлекле нәрсә. Анда һәр кеше үз чиген үзе билгели. Кемнедер көлдергән нәрсә башка берәүне рәнҗетергә мөмкин. Юморда алтын урталыкны табу бик кыен. Минем бу өлкәдә тәҗрибәм аз, әмма тәҗрибәлерәк комиклар аудиториянең үзенчәлекләреннән чыгып эш итәргә киңәш бирә. Ә моның өчен ешрак чыгыш ясарга, ул аудиторияне яхшылап өйрәнергә кирәк. Бик билгеле комикларның да үз аудиториясе бар. Аларны да һәркем яратмый. Гомумән, монда бөтен кешегә дә ошап бетү мөмкин түгел.

– Татар комиклары, республика җитәкчеләренә пародияне исәпкә алмаганда, сәясәт темасына шаяртамы?

– Сәясәт турындагы шаяртулар күп түгел, аларны гадәттә камерага төшерелми торган «ачык микрофон» форматындагы кичәләрдә ишетеп була. Бу тема белән күпләр саграк булырга тырыша, бигрәк тә, бүгенге вазгыятьтә. Аннан соң, тамашачылар да бит юмор кичәләренә ял итәргә килә, сәяси яңалыкларны алар өйдә дә укып-карап туйган.

– Татарча юморның, әйтик, казахча юмор кебек танылыр өчен мөмкинлекләре бармы?

– Казахча юмор, дигәндә, популяр казах комикларын күз алдында тотабыз икән, алар бит күбесенчә үзләре турында шаяртмый. Татарча юморга килгәндә, әгәр татар тормышы, безнең белән стереотиплар, татарларның билгеле үзенчәлекләре турында шәп итеп, русларга да, башка төбәкләр һәм илләрдә яшәүчеләргә дә аңлаешлы итеп шаярта алучылар булса, ул таныла алыр иде дип уйлыйм.

Блиц-сораштыру

— Татар яшьләре укырга тиешле 3 китап.
— Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» һәм башка әсәрләре кергән китабы, Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре һәм Ркаил Зәйдулланың «Мәгарә» җыентыгы.

— Син яраткан һәм хөрмәт иткән комик?
— Төгәл генә әйтә алмыйм, гадәттә, төрле комикларның аерым темаларны ача белүе ошый.

— Синең илһам чыганагың?
— Кызыклы проектлар үзләре Һәм эшләгән эшеңә кешеләрнең уңай фикерен ишетү илһамландыра.

— Татар телле юморга үсәргә ирек бирми торган төп сәбәп нинди, синеңчә?
— Яңалыкка омтылмау, тапталган темаларга шаяру.

— Иң зур хыялың нинди?
— Ул гел үзгәреп тора. Татар креатив индустриясе үсешенә зур өлеш кертүдер, мөгаен.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү