Мобилизацияләнгән татарстанлыларга Казан мэры ике машина тапшырган

Казан мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән татарстанлыларга ике УАЗ » Хантер» автомобиле тапшырган. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Мэр җыю пунктына килгән вакытта хәрби хезмәткәрләр аннан үзләре машина сораган булган. Бүген автомобильләр танк полигонына китерелгән, аннары аларны хәрби операция зонасына илтәчәкләр. Хәрбиләргә машина ачкычларын Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев тапшырган. Ул билгеләп үткәнчә, якын арада мобилизацияләнүчеләргә тагын ике транспорт тапшыру планлаштырыла.


Фикер өстәү